Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Җиңү парадын уздыру вакытын күчерде

Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Пути...



Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.



parad


«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән очрашуда әйтте», диелә хәбәрдә.




Авыру таралу белән бәйле куркыныч парадка әзерләнергә мөмкинлек бирми, диде Президент.




Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады, «Үлемсез полк» чарасы да, 2020 елда соңрак булачак.


 
Фото: Илнар Төхбәтов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар