Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин Чиләбе өлкәсе башлыгын алмаштырды

Россия Президенты Владимир Путин Чиләбе өлкәсенә яңа губернатор итеп Алексей Текслерны билгеләде. Бу турыда РИА Новостиагентлыгы Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән...

Россия Президенты Владимир Путин Чиләбе өлкәсенә яңа губернатор итеп Алексей Текслерны билгеләде. Бу турыда РИА Новостиагентлыгы Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итте.
Алексей Текслер энергетика министры урынбасары булып эшләгән. Текслерның яңа вазифасы турында Путин "Россия лидерлары" бәйгесе җиңүчеләре белән очрашу вакытында әйткән.
Владимир Путин моңарчы өлкәне җитәкләгән Борис Дубровскийның отставкасын кабул иткән. Борис Дубровский Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләргә мөрәҗәгатендә үз теләге белән отставкага китүен, бу гамәленең "дөрес карар" булуына ышануын әйткән.

  • Борис Дубровский Чиләбе өлкәсен 2014 елдан бирле җитәкләде. Гыйнварда төбәк җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде, сентябрьдә сайлауда җиңде.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/19/182911/

Комментарийлар