Владимир Циома Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китте
Владимир Циома Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китте. «Татар-информ»га бу мәгълүматны Владимир Николаевич үзе раслады.Россия Тикшерү комит...
Владимир Циома Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасыннан китте. «Татар-информ»га бу мәгълүматны Владимир Николаевич үзе раслады.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин, идарә җитәкчесе урынбасары ставкасының кимүенә бәйле рәвештә, аны эштән азат итү турындагы боерыкны имзалаган.
«9 апрельдә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифасында соңгы көнем була», - дип хәбәр итте Владимир Циома.
«Татар-информ» элек декабрь ахырында, вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, Татарстан буенча Тикшерү идарәсе башлыгы Павел Николаев отставкага китүен хәбәр иткән иде. Николаев киткәннән соң, Татарстан Тикшерү комитеты башлыгы вазифаларын бүгенге көнгә кадәр җитәкченең беренче урынбасары Марат Зарипов башкара.

Комментарийлар