Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Чагин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында онлайн тавыш бирде

«Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин электрон тавыш бирү системасы ярдәмендә Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты. «Дакар» раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Казахстанның Актау шә...

«Камаз-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин электрон тавыш бирү системасы ярдәмендә Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты. «Дакар» раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Казахстанның Актау шәһәрендә тавыш бирде.
099
Биредә «Ралли-Казахстан 2019» ралли-рейдлары буенча дөнья Кубогы этабы башлана.
«Кызганыч, бүген үземнең участокка килә алмыйм. Әмма электрон тавыш бирүдә катнаштым. Бүген барлык татарстанлыларны читтә калмаска һәм үз фикерен белдерергә чакырам», - диде Владимир Чагин үзенең видеомөрәҗәгатендә.
Электрон тавыш бирү системасы ярдәмендә праймеризда шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Зиннуров, Борис Менделевич, Илдар Гыйльметдинов, Равил Хөснуллин һәм Айрат Фәррахов катнашты.
Быел Татарстанда электрон тавыш бирү «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Сервистан файдалану өчен, pg.er.ru алдан тавыш бирү сайтына керергә, «Онлайн тавыш бирү» кнопкасын табарга һәм алдагы инструкцияләрне үтәргә кирәк.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186978/

Комментарийлар