Логотип «Мәйдан» журналы

Язгы авитаминоздан ничек котылырга?

Табиб-диетолог берничә ризыкны көндәлек рационга кертергә киңәш итә.

Табиб-диетолог Елена Соломатина сүзләренә караганда, озак вакыт билгеле бер витаминнар җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин. Әйтик, А витамины җитмәү күрү белән бәйле проблемалар тудыра, координация бозыла. В төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлык, баш авырту, хәтернең начараюына китерергә мөмкин. C витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, дип ассызыклый табиб.
А витамины җитмәгәндә, рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәгәндә чикләвек, миндаль, диңгез продуктлары, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе ашарга кирәк. Шулай ук С витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай D витамины җитмәүне тулыландыра.
 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

Комментарийлар