Логотип «Мәйдан» журналы

Виталий Мутко Әлмәт районында махсус икътисади зона төзү турында гаризаны карарга кушты

Россия вице-премьеры Виталий Мутко Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгына Татарстанда өченче махсус икътисади зона ачу турындагы гаризаны карауны йөкләде. Ул газ химиясе производстволарын урн...

Россия вице-премьеры Виталий Мутко Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгына Татарстанда өченче махсус икътисади зона ачу турындагы гаризаны карауны йөкләде. Ул газ химиясе производстволарын урнаштыру мәйданчыгы булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
«Бу мәсьәләне карау буенча Россия Премьер-министры урынбасары Виталий Муткодан йөкләмә бар. Йөкләмә Россиянең Икътисади үсеш министрлыгына бирелде», - диде Хәйруллин.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, хәзер район хакимияте Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә кирәкле документлар пакеты әзерли. «Гариза документлары формалаштырыла, без бизнес-план һәм инвестицион исәп-хисапларны тәкъдим итәргә тиеш. Быел без гариза бирергә тиеш», - диде Хәйруллин.

Әлмәт районы башлыгы сүзләренчә, махсус икътисади зона газ химиясе производстволарын урнаштыру мәйданчыгы буларак карала. Аларны чимал белән тәэмин итүчеләрнең берсе - «Татнефть» компаниясе структурасына керүче Миңлебай газ эшкәртү заводы булырга тиеш.
«Махсус зона – ул Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышын үстерү өчен стратегик проект. Махсус икътисади зона территориясендә барлыкка киләчәк производстволар яңа эш урыннары булдырып кына калмыйча, безнең шәһәргә яңа технологияләр дә җәлеп итәчәк», – диде муниципалитет башлыгы.

  • Миңлебай газ эшкәртү заводы «Татнефть» җитештерү оешмасының берсе. Ул уннан артык төр продукция чыгара, шул исәптән күкерт, этан, пропан, изобутан, изопентан һәм башка фракцияләр.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/18/182833/

Комментарийлар