Логотип «Мәйдан» журналы

Вирусолог Россиядә Covid-19 эпидемиясе тәмамлану критериен атады

Россиядә тәүлегенә инфекция йоктыруның яңа очраклары 100дән дә кимрәк теркәлә башласа, илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус эпидемиясе тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре до...



Россиядә тәүлегенә инфекция йоктыруның яңа очраклары 100дән дә кимрәк теркәлә башласа, илдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус эпидемиясе тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, вирусолог, Сеченов университеты профессоры Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.





«Хәзер тәүлегенә инфекция йоктыруның 6 меңнән артык яңа очрагы теркәлә, бу берничә көн шулай дәвам итәчәк. Эпидемия тәмамланды дип әйтү өчен, инфекция йоктыруның яңа очраклары тәүлегенә берничә дистәдән артмаска тиеш», - дип ачыклык кертте белгеч.




Альтштейн билгеләп үткәнчә, инфекция йоктыручылар саны 3 яки 4 меңгә кадәр кимүе авыруның таралу темплары акрынаюы хакында сөйләячәк. «Әмма эпидемия тәмамланды дип әйтү өчен яңа ачыкланган очраклар тәүлегенә 100дән дә артмаска тиеш», - дип искәртте ул.




«Татар-информ» агентлыгы Сингапур тикшеренүчеләренең Россиядә коронавирус эпидемиясе тәмамлану срокларын фаразлавы хакында хәбәр иткән иде инде.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар