Логотип «Мәйдан» журналы

ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия ачык дәресе узачак

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 2016 елның 28 ноябреннән 4 декабренә кадәр II Бөтенроссия акциясе уздырыла. Әлеге бөтенроссия акциясе Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан үткәр...

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 2016 елның 28 ноябреннән 4 декабренә кадәр II Бөтенроссия акциясе уздырыла.
6172
Әлеге бөтенроссия акциясе Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан үткәрелә. Ул яшьләрне рухи тәрбияләүгә, ВИЧ-инфекция буенча киң мәгълүмат (йоктыру юллары, кисәтү һәм дәвалану әсбаплары) таратуга юнәлтелгән.
Акция кысаларында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, хәйрия марафоннары, бәйгеләр, тренинглар үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Акциянең төп чарасы ""БЕЛЕМ-ҖАВАПЛЫЛЫК-СӘЛАМӘТЛЕК" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләргә мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Ул 1 декабрьдә 13.00 башлана. Вакыт бөтен Россия өчен бердәм.
 

Комментарийлар