Логотип «Мәйдан» журналы

Вьетнамга баручы россиялеләргә сак булырга киңәш иттеләр

РФ Тышкы эшләр министрлыгында Вьетнамда узучы массакүләм демонстрацияләр турында хәбәр иттеләр һәм андагы россия туристларына халык күп җыелган җирләрне читләтеп узарга киңәш ителде. Бу хакта хәбәр Tw...

РФ Тышкы эшләр министрлыгында Вьетнамда узучы массакүләм демонстрацияләр турында хәбәр иттеләр һәм андагы россия туристларына халык күп җыелган җирләрне читләтеп узарга киңәш ителде. Бу хакта хәбәр Twitterда басылып чыкты.
«Хошиминда һәм  Биньтхуан, Кханьхоа, Киензянг провинцияләрендә, Фукуок утравында массакүләм демонстрацияләр һәм полиция белән бәрелешләр уза, юллар ябылган, шул исәптән Нячанг һәм Фантхиет шәһәрләре арасындагы трасса да ябык», - диелә хәбәрдә.
Хәзерге вакытта Вьетнамда ял итүче россиялеләргә халык күп җыелган урыннардан читтә торырга һәм барачак маршрутны алдан ук планлаштырып куярга киңәш ителде.
 

Комментарийлар