Логотип «Мәйдан» журналы

Вьетнамда яңа ачылган уникаль күперне "куллар" тотып тора

Вьетнамның Дананг шәһәрендә җәяүлеләр өчен эшләнгән уникаль булган яңа күпер ачылган.Аны тау кыясыннан килеп чыккан гигант зурлыктагы куллар тотып тора. Кул рәвешендә ясалган әлеге терәүләр корыч һәм...

Вьетнамның Дананг шәһәрендә җәяүлеләр өчен эшләнгән уникаль булган яңа күпер ачылган.
Аны тау кыясыннан килеп чыккан гигант зурлыктагы куллар тотып тора. Кул рәвешендә ясалган әлеге терәүләр корыч һәм пыяла җепселләреннән эшләнгән, архитекторлар тырышлыгы белән алар таштан кисеп ясалган кебек күренә.
Bored Panda порталында язылганча, 150 метр озынлыктагы әлеге күпер диңгездән 1400 метр биеклектә урнашкан. Аны бер еллап ясаганнар. Бу конструкция Ба На курорты калкулыклары өстеннән күтәрелә.
Яңарак кына ачылуына карамастан, социаль челтәрләрдә күпернең төрле ракурслардан төшерелгән фотолары таралган инде.
1_1ed00d08 Фото://twitter.com/vietnamvisactr
3_f811fb87
 
1_a06b64f6
 

Комментарийлар