Ветеринарлар сыер белән сарыкны янәшә асрамаска киңәш итә
Мал табиблары мөгезле эре терлекне сарыклар белән янәшә асрамаска куша. Фото: архив/Салават Камалетдинов, Александр ЭшкининСарыклардан эре терлеккә куркыныч авыру - яман катараль бизгәк (злокачественн...
Мал табиблары мөгезле эре терлекне сарыклар белән янәшә асрамаска куша.
Сарыклардан эре терлеккә куркыныч авыру - яман катараль бизгәк (злокачественная катаральная горячка) йогарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин әйтте.
“Бу авыру белән сарыклар үзләре чирләми, әмма алар авыруны йөртүче булып санала. Мөгезле эре терлек белән сарыкларны бергә яки янәшә бүлемнәрдә асраганда килеп чыга бу чир”, - диде Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин.
Баш ветеринар сүзләренчә, элегрәк сарык яшәгән абзарга да сыер ябарга ярамый. Аны йогышсызландырганнан соң, берникадәр вакыт үтәргә тиеш.
Яман катараль бизгәкнең беренче билгеләре мондый:
- иң элек маллар ашамый башлый, аннары күзенә ак төшә, эренли;
- малның селәгәе ага, тән температурасы кинәт күтәрелеп, 41-42 градуска кадәр җитә.
Авыруның беренче билгеләре котыру чиренә дә охшаш. Бу очракта малны терелтү ышанычы "иллегә - илле" генә. Сыерның сөте югала, үгезләр сукыр булып кала. Күп очракта маллар үлә.
“Бер тапкыр авыру килеп чыккан икән, ул кабатланырга мөмкин. Чиргә каршы вакцина юк. Авыруның башлангыч чорында терлекләрне көчле антибиотиклар белән коткарып калырга мөмкин. Әгәр инде мал бер-ике көн авырый икән, ветеринарлар да көчсез”, - ди баш ветеринар.
Мал табибы әйтүенчә, күп очракта халык үзе ваемсыз. “Ул мал табибларына соң чиккә җиткәч кенә, терлеге инде берничә көн авыргач кына мөрәҗәгать итә”, - ди ул. Ветеринар сүзләренчә, сыер белән сарыкның бер көтүдә йөрүе дә куркыныч тудыра.

Комментарийлар