Логотип «Мәйдан» журналы

Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырыла

Уфада Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырырга ниятлиләр. Яшьләр үзәгендәге әлеге чара 27 апрельдә узарга тиеш.Концертта Вәсилә Фәттахова башкаруындагы җырларны да яңгыр...


Уфада Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә багышлап, хәйрия концерты уздырырга ниятлиләр. Яшьләр үзәгендәге әлеге чара 27 апрельдә узарга тиеш.



k8JTJ8pmPSo
Концертта Вәсилә Фәттахова башкаруындагы җырларны да яңгыратырга җыеналар. Чыгыш ясарга инде утызлап кеше теләк белдергән, аларның саны арта гына бара, ди. Беренчеләрдән булып Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Зифа Нагаева, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар чыгыш ясарга ризалашкан. Катнашырга теләүчеләр исемлегендә Нәзифә Кадыйрова, Инсаф Галимов, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Алмаз Шәрифуллин, Наил Шәймәрданов, Эльмира Сөләйманова, Илназ Баһ, Ләйлә Дәүләтова, Хәмдүнә Тимергалиева, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваны да күрергә була.
Концерттан кергән акчаны җырчының гаиләсенә һәм балаларына бирергә ниятлиләр.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар