Алар 7 февраль көнне Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында флешмоб оештыралар һәм анда җырчының иң популяр хиты – "Туган як" җырын башкаралар.

Музыкаль бизәлеш урынына флешмобта катнашучылар кул чабып һәм аяклар белән тыпырдатып җырлаячаклар, дип яза "Башинформ".
Исегезгә төшерәбез: мондый аккомпанемент әлеге хитка җырның авторы Урал Рәшитов тарафыннан ук "салынган" булган.
Чара 17:00дә башлана. Катнашырга теләүчеләр саны инде 100гә җитә язган, дип яза "Шәһри Казан".
Комментарийлар