Логотип «Мәйдан» журналы

Венера Иванова иренең кем икәнлеген әйтте

"Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Иванова"Болгар" радиосына кунакка килде һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде.Тапшыруны алып баручы әйтүенчә, Интернетта Венера Иванова исемен җыя баш...

"Таяну ноктасы" тапшыруын алып баручы Венера Иванова"Болгар" радиосына кунакка килде һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде.
venera
Тапшыруны алып баручы әйтүенчә, Интернетта Венера Иванова исемен җыя башлауга, "Венера Иванова кияүгә чыкты" дигән җавап чыга.
Тамашачыларның берсе Венерадан иренең кем икәнен сорады.
"Ул, чыннан да, минем кешем. Кызык инде, күпме вакыт үтте, һаман да безне котлыйлар. Рәхмәт инде, хөрмәтле тамашачыларга, чын күңелдән борчылган булганнар икән, мин шуны сизәм. Аның исеме - Динар Аитов, аның турында әллә нәрсәләр сөйлисе килми. Танылган кеше түгел. Гади финансист", - дип сөйләде Венера.
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар