Логотип «Мәйдан» журналы

Велосипед даруны алмаштыра ала икән!

Аяк мускулларына велосипедтан да файдалырак күнегү юк. Оча сөякләренә дә аның сихәте бар.Йокысызлыктан интегүчеләр өчен аннан да отышлырак дару була алмый икән! Кортизол дигән гормон йоклау өчен җавап...

Аяк мускулларына велосипедтан да файдалырак күнегү юк. Оча сөякләренә дә аның сихәте бар.

Йокысызлыктан интегүчеләр өчен аннан да отышлырак дару була алмый икән! Кортизол дигән гормон йоклау өчен җавап бирә. Шуны нормага китерер өчен кич белән 10-15 минут велосипедта йөреп керергә кирәк. Бу аппетитны көйләр өчен дә файдалы күнегү.
Велосипедта йөрү вестибуляр аппаратны көйли, башны ныгыта, күзгә дә әйбәт күнегү санала.
Иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын көйли. Ютәл белән интегүчеләргә, астма белән авыручыларга файдасы зур - сулыш юлларын ныгыта.
Кан әйләнешен нормага салгач, кан тамырлары киңәю - варикоз өчен иң яхшы профилактика санала. Стрессны киметә, иртәнге күнегү өчен велосипед иң яхшысы.
Балаларга мускуллары ныгу белән (3-5 яшь) велосипедка утырырга ярый, ә өлкәннәр өчен иртә-кич 15-25 минут йөреп керү файдалы, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.



Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: pixabay.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Velosiped-daruni-almashtira-ala-ik-n-830389/

 

Комментарийлар