Логотип «Мәйдан» журналы

Вәгъдә ителгән тай хуҗасын тапты

Казанда «Аграрийларда кунакта» исемле тамаша узды. Ул кышкы сабантуй буларак истә калды. Биредә кәҗә, сарык бәтиеннән алып, Бөреле совхозыннан килгән су күсесе, песец, кеш, чәшке, дөя, фазан, цесарка,...

Казанда «Аграрийларда кунакта» исемле тамаша узды. 
a9d08ab847cbdd0e30063c2f8cfffc13_l
Ул кышкы сабантуй буларак истә калды. Биредә кәҗә, сарык бәтиеннән алып, Бөреле совхозыннан килгән су күсесе, песец, кеш, чәшке, дөя, фазан, цесарка, төлке кебек җәнлекләрне дә сыйпап карау, фотога төшү мөмкинлеге бар иде. Теләүчеләр мәйданны атларда әйләнде.
Шунда ук авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе дә узды.
Килгән кунаклар бушка кайнар чәй, коймак, пылаудан авыз итте. Кукмаралылар үзләренең бренд саналган товарлары – савыт-сабалар белән генә сату итеп калмады, борай боткасы белән дә сыйлады.
Балалар өчен дә күңел ачу чаралары оештырылган. Кыш бабайның күчмә өендә аларны җырлаттылар да, биеттеләр дә. Кыш бабайларның да яшел киемлесе, кызылы да, зәңгәре киемлесе дә бар иде. Балалар кайсына ышанырга белмичә аптырап бетте. Ә Кар кызы белән бабакайның кайнар пылау ашап торганын күргән бер малай исә: «Эреп бетәләр», – дип үкереп елады.
Ярминкә мәйданында «Доктор Айболит» ветеринария пункты да эшләде. Табиб – Авиатөзелеш районы ветпункт белгече Альберт Гарипов.
– Дөрес, монда җентекле тикшерү уздырып булмый. Шулай да мал сөючеләр килеп сораша, дарулар ала, – диде ул.
Тәмле коймаклардан авыз итүчеләр исә төп сәхнәдә татар эстрадасы чыгышларын күзәтте. Кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр.
Ярминкәне Президент Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр тамаша кылды. Бәйрәм кысаларында Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда республиканың ветеринария берләшмәләренә 55 «Лада-гранта» машинасы тапшырды. Аларның 50се районнарга таратылды, бишесе исә республиканың Россельхознадзор идарәсенә эләкте.
– Ветеринария хезмәте бүген зур роль уйный. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы кебек үк мөһим. Җитештерә торган продукциянең сыйфаты терлекчелекнең торышыннан гыйбарәт. Шуңа күрә мал-туарның авыруын дәвалау һәм кисәтүдә мал табибларының эше аерым игътибарга лаек. Татарстан бу елны лаеклы нәтиҗәләр белән озата. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 5,2 процент үсеш күзәтелә. Республикада ветеринария хезмәтен үстерү буенча төрле программалар эшли. Күреп торуыгызча, без аларны күчмә һәм стационар пунктлар белән тәэмин итәбез, кадрлар әзерлибез. Бүген тапшырыласы машиналар белән тиешле урынга тизрәк барып җитеп, тиешле ярдәм күрсәтергә язсын! – ди Президент.
Бәйрәмнең иң кульминацион өлеше лотерея булды. Төп бүләк – тай! Башта тавык, куян, үрдәк, каз түшкәләре уйнаттылар. Аннан соң чана, тау шуу өчен «ватрушка», Юркин парк, маймыллар күргәзмәсенә, зоопаркка билетлар да үз хуҗаларын тапты. Киләсе ел символы – тере әтәч, йомшак куян отучылар булды. Төп бүләк исә Яшел Үзән районы Әлмән авылыннан Ильяс Нигъмәтҗановка эләкте. Аңа тай алыр өчен сертификат тапшырылды.
Ильяс үзе Казанда «Казаньзернопродукт» оешмасында машинист булып эшли. Бүләкне исә әти-әнисенә кайтарачак.
 
Вәгъдә ителгән тай әлегә Тукай районында. Килешүдә язылганча, ике центнер авырлыкта икән. Аны шушы арада китереп бирергә тиешләр. Ильяс исә аны бер минут та соңга калмый, гомер буе тай дип хыялланган әтисенә Яңа ел бүләге итеп кайтарып куячак.
«Аграрийларда кунакта» исемле чаралар циклы киләсе елда да, 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул ике атнага бер тапкыр уздырылыр дип көтелә.
08215
08183
26121602
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар