Логотип «Мәйдан» журналы

Вахит ИМАМОВның “Сөләйман солтан” дигән китабы дөнья күрде

Вахит Имамов безне тарихи әсәрләре белән әледән-әле куандырып тора. Яңа ел алдыннан аның Татарстан китап нәшриятында “Сөләйман солтан” дигән китабы дөнья күрде. Тарихтан белүебезчә, Сөләйман солтан –...

Вахит Имамов безне тарихи әсәрләре белән әледән-әле куандырып тора. Яңа ел алдыннан аның Татарстан китап нәшриятында “Сөләйман солтан” дигән китабы дөнья күрде.
index_php(1)
Тарихтан белүебезчә, Сөләйман солтан – Бөек Госманлы дәүләте иң чәчәк аткан чорда әлеге империя белән 46 ел идарә иткән падишаһ.
“Минем әлегә кадәр төрки халыклар арасында Госманлы патшалары турында әсәр язган әдипне ишеткәнем юк иде. Әлеге вакыйга – татар әдәбияты өчен дә тиңе булмаган зур яңалык. Чынлыкта, моңарчы мондый хезмәтнең булмавы гаҗәп. Без бит кардәш-халыклар. Безнең мирасыбыз, рухи кыйммәтебез, казанышларыбыз – уртак хәзинәбез ул”, – дип яза китапка кереш сүзендә төрек әдибе Фатих Кутлу.


Чыннан да, Төркия кебек кардәш дәүләт белән мөнәсәбәтләр аеруча кискенләшкән бүгенге вәзгыятьтә тарихка мөрәҗәгать итү аеруча мөһим. Автор үз әсәрендә Сөләйман солтан патшалык иткән вакытта Казан һәм Кырым ханлыгында барган вакыйгаларны да киң яктырта. Тарих белән азмы-күпме кызыксынучылар бүген: “Госманлы дәүләте, шундый кодрәтле була торып, ни өчен Казан ханлыгына ярдәмгә килмәгән дә, ни өчен безне Явыз Иван кулыннан йолып алмаган?” – дип сорыйлар. Ә моңа җавап бирер өчен иң әүвәле шул чорның вәзгыятенә киң караш ташларга кирәктер. Үз каланчабыздан торып кына түгел, ә дөньяви масштабтан чыгып та. Вахит Имамов тарихи кыйссада әлеге сорауга да җавап эзли. Әсәрдә моннан 500 еллар элек илләр арасындагы мөнәсәбәтләр, патшалар тәхете тирәсендәге ыгы-зыгылар тасвирлана.


Кемдер: “Ә боларны белү безгә нигә кирәк, безгә алга карап яшәргә кирәк”, – дип тә уйларга мөмкин. Нәкъ менә киләчәккә исән-имин бару өчен үткәннәрдәге гыйбрәтле вакыйгалардан, тарихтан сабак алу мөһим, чөнки тарих гел кабатланып тора.



Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре


Комментарийлар