Логотип «Мәйдан» журналы

Ватанны саклаучылар көненә – уникаль архив документлары

Татарстанның Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә ачылды.Анда быел юбилейлары билгеләп үтелгән шәхесләрнең уникаль документлары тәкъдим ителде, шул...


Татарстанның Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күргәзмә ачылды.


a8e52848e4a53a7cf7323730535c863a_L
Анда быел юбилейлары билгеләп үтелгән шәхесләрнең уникаль документлары тәкъдим ителде, шул исәптән Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дә.
Татарстанның Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Ватанны саклау темасы белән бәйле бик күп документлар саклана. Алар төрле елларда КПСС һәм ВЛКСМ органнары, КФУның “Карлы десант” хәрби-патриотик оешмасы фондларыннан, шәхси затлардан кабул итеп алынган. Монда хезмәт документациясе, листовкалар, командованиядән рәхмәт хатлары, фронт көндәлекләре, хатлар, сугыш елларында чыккан газеталар һәм фотодокументлар бар.

23 февраль – Россиядә Ватанны саклаучылар көненә архив бинасында күргәзмә оештырып, 2016 елның февралендә олы юбилейлары билгеләп үтелгән ватанпәрвар шәхесләрнең документларын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим иттеләр. Күргәзмә бер ай эшләячәк. Үзенчәлекле экспонатлар белән ай дәвамында мәктәп укучылары һәм КФУның тарих факультеты студентлары килеп танышачак.
Мәгълүм булганча, әле күптән түгел, 15 февральдә генә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Архивта шагыйрьнең тормышына, иҗатына кагылышлы документларны туплау эшенең туктаганы да юк. Әйтик, яңа гына язучы Рафаэль Мостафинның шәхси архивында Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” шагыйрьнең гаиләсендә сакланган чагын тасвирлаучы истәлекле язулар табылган. Күргәзмәгә куелган документлар исә заманында ТАССР Язучылар берлеге, КПССның Татар обкомы фондларыннан алынган, кайберләрен “Социалистик Татарстан” газетасы баш мөхәррире, публицист Шәмси Хамматов, Рафаэль Мостафин һәм башка кешеләр биргән булган.
Архив директоры Венера Хәмидуллина сөйләгәнчә, бу күргәзмәдә һәрвакыт бик астында, сейфта гына сакланучы ике уникаль документны күрергә мөмкин. Аның берсе – 1940 елның 10 мартында Муса Җәлилнең үз кулы белән язган автобиографиясе. Әлеге документ Россия Федерациясе Архив фондының Дәүләт уникаль документлар реестрына кертелгән. Ул Муса Җәлил ТАССР Совет язучылар берлеге идарәсенә җаваплы сәркатип вазифасына билгеләнү сәбәпле ВКП(б) Татар обкомы кадрлар бүлеге өчен язылган. Документтагы мәгълүматлар 1913-1940 елларны колачлый. Анда шагыйрьнең мәдрәсәдә, хәрби-партия мәктәбендә, педагогика училищесында, рабфакта, Мәскәү дәүләт университетында укыган еллары, Орск һәм Оренбург шәһәрләрендә ВЛКСМда инструкторлык эшчәнлеге, Мәскәү һәм Казанда газета-журналлардагы эше, гражданнар сугышы чорында Оренбургта һәм туган ягы Мостафа авылында булган вакыйгалар, 1921 елгы ачлык, татар опера театрын оештыруда катнашу кебек вакыйгалар тасвирлана. 1919 елдан башланган әдәби-иҗади эшчәнлеге, ВЛКСМ һәм ВКП(б) сафларына керү, Казан шәһәр Советы депутаты итеп сайлану кебек фактлар китерелә. Шулай ук ул үзенең гаиләсе, әти-әнисе, бертуганнары турында яза. Беренче тапкыр әнисенең мулла кызы булуы, ә әтисенең бертуганы кулаклыкта гаепләнүе турында хәбәр итә.
Икенче документ – Муса Җәлилнең ТАССР Совет язучылар берлеге җаваплы сәркатибе Төхфәт Имаметдиновка 1942 елның 25 мартына фронттан язган хаты. Бу хатта шагыйрь 1942 елның 4 мартыннан үзенең Волхов фронты Сәяси идарәсе карамагында Малая Вишера шәһәрендә булуы турында яза. Аның эчтәлегеннән: “Көн саен билгеләнүне һәм частькә җибәрүне көтәм... Штаб йөкләмәсе буенча аерым биремнәрне башкарам, фронтның алгы частьләренә командировкага йөрим”, – дигән мәгълүматларны белергә мөмкин. Муса Җәлил хат аша ике үтенечен җиткерә: нәшриятта чыгарырга әзерләнгән китабын ахырына җиткерергә һәм милли частькә күчәргә ярдәм итүләрен сорый, “анда мин милли язучы буларак зур файда китерер идем, частьнең тарихы һәм батырлыклары турында зур әсәр язарга материал туплар идем”, дип хыяллана. Фронт эшләреннән тыш, ул мөмкинлек булганда шигырьләр, җырлар, хикәяләр язуны дәвам итүен, соңгы шигырьләрен “Кызыл Татарстан” редакциясенә һәм 1942 елда “Совет әдәбияты” журналы баш мөхәррире итеп билгеләнгән дусты, язучы Гази Кашшафка җибәрүе турында дә әйтә. Шәмәхә кара белән дәфтәр битенә язылган хат архивка 1950 елларда Төхфәт Имаметдиновның туганнарыннан килеп ирешә. 2007 елда аны Татарстан Архив фондының Республика уникаль документлар реестрына кертәләр.
Венера Хәмидуллина сүзләренчә, архивта уникаль документлар күз карасы кебек кадерләп тотыла, аларның күчерелмәләре ясала. “Тарих өчен әһәмиятле документларны дөрес шартларда дәүләт архивларында саклау мөһим. Шәхси архивларда, өйдә саклаганда аларның юкка чыгу куркынычы бар, башка кешеләргә дә ул документлар белән танышу кыенга туры килә”, – дип аңлата Венера Хәмидуллина. Ватанны саклаучылар көненә күргәзмәгә куелган документларның шактыен үз заманында әлеге документларның хуҗалары дәүләт архивына тапшырган булган.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан шагыйре, прозаик Геннадий Паушкин тууына 28 февральдә 95 ел тула. 2007 елда вафат булгач, аның архивын хәләл җефете Нина Красикова Татарстанның Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивына китерә. Геннадий Паушкин Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәндә сугыш башлана. Ул Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Демобилизациядән соң Казанга кайтып, университетның тарих-филология факультетында укуын тәмамлый. Газета редакцияләрендә эшли, егермедән артык китабын чыгара, татар шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Экспозициядә Геннадий Паушкинның фронт көндәлекләре, туганнарына язган хатлары, медальләренең таныклыклары, мактау кәгазьләре, фотографияләре тәкъдим ителә.
СССР Кораллы көчләре ветераны, генерал-лейтенант Владимир Фомин тууына 19 февральдә 85 ел тулды, ул әле узган ел гына вафат булды. Генерал тумышы белән Ставрополь краеннан. 1983-1989 елларда Казан ракета гаскәрләре югары хәрби команда-инженер училищесын җитәкли. Гомерен Ватанны саклауга багышлаган шәхес 1991 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәмендә Бөтенроссия запас офицерларын яңадан укыту үзәгенең Казан филиалын төзи. Владимир Фомин үзе бөтен шәхси әйберләрен архивка тапшырып калдыра.
Күргәзмәнең тагын бер герое – Бөек Ватан сугышы ветераны, генерал-майор Юрий Дарский тууына 6 февральдә 100 ел тулды. Тумышы белән – Пермьнән. Сугыштан кайткач, Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясен тәмамлап, 40 ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Запаска азат ителгәннән соң Казанда сугыш һәм хезмәт ветераннары, яшьләргә патриотик тәрбия бирү оешмаларында эшли. 1998 елда, вафатына бер ел кала, шәхси документларын архивка бирә. Күргәзмәдә Юрий Дарскийның гомер юлын һәм яшьләр арасында алып барган эшчәнлеген чагылдырган фотосурәтләр һәм документларны күрергә була.



Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар