Логотип «Мәйдан» журналы

Ватанны саклаучылар көнендә ТР Милли музеенда ир-атлар үзләрен хәрби эштә сынап карый алачак

23 февральдә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ТР Милли музеенда Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителәчәк.Быел музейның бәйрәм программасы "Әтиеңне музейга алып кил!" лозунгы астында үтә. "Витязь"...

23 февральдә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ТР Милли музеенда Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителәчәк.dsc_0794
Быел музейның бәйрәм программасы "Әтиеңне музейга алып кил!" лозунгы астында үтә. "Витязь" хәрби-тарихи клубы махсус бәйрәм программасын тәкъдим итә. Музей буенча сәяхәт барышында кунаклар Россия тарихының төрле чорында ир-атлар ниләр белән шөгыльләнгәнне белә, төрле чор сугыш кораллары белән таныша һәм үзләрен хәрби эштә сынап карый алачак.
Ир-атлар җәя һәм балта ярдәмендә үзләренең төгәллекләрен тикшерә, Наполеон чорындагы строевой әзерлек асылына төшенә һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы автоматны сүтеп җыя алачаклар. Сынауларны үтүчеләргә "Барлык чорларга лаеклы сугышчы" сертификаты биреләчәк.
Икенче катта урнашкан конференц-залда 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кунакларны "Музыкаль бүлмә" көтәчәк, биредә сугыш чоры җырларын тыңларга һәм кушылып җырларга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-89-84.

Комментарийлар