Логотип «Мәйдан» журналы

Васил Шәйхразиев "ТАССРның 100 еллыгы" логотибының әһәмиятен аңлатты

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән махсус логотип Татарстанның мөһим тарихи чорын күрсәтә торган билге генә түгел, сыйфат билгесе дә, диде ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәй...

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән махсус логотип Татарстанның мөһим тарихи чорын күрсәтә торган билге генә түгел, сыйфат билгесе дә, диде ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу вакытында. Очрашу Ростов-Дон шәһәрендә уза.
44422
Васил Шәйхразиев татар җитәкчеләренә Татарстанның 100 еллыгы Республика өчен мөһим дата булуын аңлатты, аңа Татарстан күләмендә зур әзерлек баруын әйтте. "Республиканың һәр министрлыгы, һәр ведомство бу датаны зурлауга үзеннән өлеш кертә", - диде ул.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/17/181017/

Комментарийлар