Вашингтон Университеты Татарстан укучыларын түбән бәядән укыта торган төркемгә чакыра
АКШның Вашингтондагы Потомак университеты (Вашингтон, АКШ), WOZ-U университеты Татарстаннан укучылар җыя. Алар түбән бәядән укытылачак. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезм...
АКШның Вашингтондагы Потомак университеты (Вашингтон, АКШ), WOZ-U университеты Татарстаннан укучылар җыя. Алар түбән бәядән укытылачак. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
![ÐаÑингÑон УнивеÑÑиÑеÑÑ Ð¢Ð°ÑаÑÑÑан ÑкÑÑÑлаÑÑн ÑүбÓн бÓÑдÓн ÑкÑÑа ÑоÑган ÑÓ©ÑÐºÐµÐ¼Ð³Ó ÑакÑÑа](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/03/0115.jpg)
Әлеге уникаль программа Потомак университеты (Вашингтон, АКШ), WOZ-U (Аризона, АКШ) университеты һәм "ТИСБИ" Идарә университеты (Казан) белән партнерлыкта оештырылган. Ул АКШта укырга мөмкинлек бирә һәм берьюлы ике – Россия һәм Америка рәсми дипломнары бирәчәк, диелгән бу хәбәрдә.
Тел буенча имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, студентларны АКШ һәм Россия вузларына кабул итәләр. Студентлар өчен виза гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелә.
Уку халыкара мөнәсәбәтләр, программа инженериясе, бизнес-информатика, дәүләт идарәсе һ.б. юнәлешләр буенча була.

Комментарийлар