Логотип «Мәйдан» журналы

Ваһаповфест яшь башкаручылар бәйгесенең финал этабы җиңүчеләре билгеле

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсының “Вокал” номинациясендә җиңүчеләре билгеле. Җиңүчеләрне бүген Халыклар дуслыгы йортында бәйгенең финал этабында билге...

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар конкурсының “Вокал” номинациясендә җиңүчеләре билгеле. Җиңүчеләрне бүген Халыклар дуслыгы йортында бәйгенең финал этабында билгеләделәр.
Жюри составы рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов әйтүенчә, җырчыларга тәҗрибә туплау максатыннан чит илләргә дә чыгарга кирәк.
Ваһаповфест яшь башкаручылар бәйгесенең финал этабы җиңүчеләре билгеле
“Сәнгатькәрләр шоу-бизнес шаукымында югалып калмасын өчен, республикада билгеле бер структура булырга тиеш. Җырчыларда тормыш ориентирлары һәм профессиональ ориентирлар булырга тиеш.
Җырчылар чит илләргә чыгып та, практикада тәҗрибә тупларга тиеш. Шундый шартларда җырчы югалмаячак. Ул һәрдаим үзен камилләштерү өстендә эшләячәк. Ахыр чиктә ул яхшы нәтиҗәләргә дә ирешә алачак”, - ди Ренат Ибраһимов. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты үз мәктәбен булдырырга теләвен әйтте.
“Мин күптән үз мәктәбемне булдыру идеясе белән янып йөрим. Казанда үз мәктәбемне булдыру өчен 50 еллык профессиональ хезмәт тәҗрибәсе дә бар. Мәктәп бәлки “Осталык һәм гармоник үсеш мәктәбе” дип аталыр иде. Яхшы җырчы булыр өчен бит башка дисциплиналарны да үзләштерергә кирәк. Пластик хәрәкәт, бию һәм рәсем сәнгатьләре – болар барысы да кешенең кызыксыну хисен формалаштыра”, - диде хәбәрчегә Ренат Ибраһимов.
Ваһаповфест “артисты”, җырчы Гөлсирин Абдуллина төрле бәйгеләр кешеләрне ниндидер үргә, югарылыкка күтәрә дип саный. “Катнашучылар арасында үсәргә, сәхнәгә чыгарга теләүчеләр дә бар. Ваһапов фестивале бәйгесе, башкалардан аермалы буларак, бик югары баскычта тора. Үзем дә шул бәйгедә катнашып, хәзер Ваһаповфест “артисты” булгач, үземне ветеран дип тә әйтә алам. Катнашсыннар, үзләрен сынап карасыннар”, - ди җырчы.
Ваһапов фестиваленең Гран-при иясе, Ваһаповфест “артисты”, җырчы Рәнис Габбазовның укучысы Рәмис Идрисов бүгенге бәйгедә катнашты. “Укытучы булу җаваплылык өсти. Вакыт булганда, укытабыз. Ваһапов фестивале зур көчкә ия. Һәр җырчы әлеге фестиваль аша үтәргә тиеш. Ваһапов фестивале – ул дәрәҗә һәм белем хәзинәсе”, - диде Рәнис Габбазов.
Җиңүчеләр исемлеге:
Эстрада:
Ренат Салихҗанов
Академ башкару:
1. Адылгараев Айзат (Октябрьск музыка көллияте)
2. Шакирова Камилә
(Октябрьск музыка көллияте)
Халыкчан башкару:
1. Сөмбел Заһидуллина
2. Закиров Булат (Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе)
3. Бәдретдинов Инсаф (Казан дәүләт мәдәният институты)
Вокаль ансамбль - Караван төркеме (Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе)

  • Җиңүчеләр Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концертта бүләкләнәчәк. Тантаналы чара 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк.


Фото: Владимир Васильев

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/183707/

Комментарийлар