Ваһапов фестиваленең чираттагы акциясе ризасызлык белән төгәлләнгән
Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален оештыручылар бөек җырчының 110 еллыгы уңаеннан акция үткәреп, кыен хәлгә калган. Фото: архив/Рамил ГалиАлар Ваһапов фестивале лауреатларының чираттагы концерты...
Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален оештыручылар бөек җырчының 110 еллыгы уңаеннан акция үткәреп, кыен хәлгә калган.
Фото: архив/Рамил Гали
Алар Ваһапов фестивале лауреатларының чираттагы концерты алдыннан "110 еллыкка 110 билетны 110 сумга" дигән акция уздырып, филармония кассасы алдында ыгы-зыгы тууга сәбәпче булган.
"Билетлар бик тиз сатылып бетте. Электрон билетлар сатылуын да истә тотсак, билетлар күз алдында юкка чыга барды, һәм билет алучылар арасында ызгышка да сәбәп булды", - дип аңлата "Татар-информ" хәбәрчесенә Ваһапов фонды җитәкчесе, танылган продюсер Рифат Фәттахов.
![photo_2018-02-20_12-10-07](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/02/photo_2018-02-20_12-10-07-e1519127928567.jpg)
Акция Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 12 мартта булачак "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты алдыннан уздырылган булган. Билетлар 400 сумнан 1000 сумга кадәр.
Алга таба Ваһапов фонды мондый акцияләрне уздырырмы-юкмы - Рифат Фәттахов тәгаенләмәде, әмма Фестиваль яңалыкларын карап барырга киңәш итте.
Искәртеп үтәбез, быел бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов тууга 110 ел була. Быелгы фестиваль чаралары шушы юбилейга багышлана.
![2529](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2018/02/2529.jpg)

Комментарийлар