Логотип «Мәйдан» журналы

Вафирә Гыйззәтуллина тууына 70 ел

Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина тууына 70 ел тула.10 февраль Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармониядә Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уза. Зилә Сөнга...

Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина тууына 70 ел тула.
hqdefault
10 февраль Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармониядә Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уза. Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Маликов һәм башка җырчылар, шулай ук Казан музыка көллиятеннән ике хор һәм Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге музыка мәктәбе хоры да чыгыш ясаячак. Концертта Гыйззәтуллина яратып җырлаган җырлар һәм башка әсәрләр дә башкарылачак.
13 февральдә Вафирә Гыйззәтуллинаның туган көнендә туган авылы Менделеевски районы Камай мәдәният йортында җырчыга истәлек тактасы кую һәм искә алу ачу чарасы үтә. 14 февральдә Менделеевски шәһәрендә дә җырчыны искә алу кичәсе узачак. Әлеге чаралар Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым теләге белән оештырыла.
 
 

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый. 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты.
Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

Комментарийлар