Логотип «Мәйдан» журналы

Үзлегеңнән дәваланма, табибка да тулысынча ышанма

Интернетта теләсә нинди сорауга җавап табып була хәзер. Бу бик уңайлы, әлбәттә. Әмма мәгълүмати гасырның тискәре яклары да бар. Бигрәк тә медицина тармагында эшләүчеләр чаң суга. Махсус белеме булмага...


Интернетта теләсә нинди сорауга җавап табып була хәзер. Бу бик уңайлы, әлбәттә. Әмма мәгълүмати гасырның тискәре яклары да бар. Бигрәк тә медицина тармагында эшләүчеләр чаң суга. Махсус белеме булмаган кешеләр хәзер үз-үзенә диагноз куя, дәвалау ысулларын билгели, дарулар сайлый.



starik
Үзлегеңнән дәвалануның ахыр нәтиҗәсе бик начар булырга мөмкин. Сәламәтлек белән шаяру ярамый. Әмма мәгълүмати технологияләр үсеше һәркайсыбыздан белгеч ясый. Телевидениедагы реклама безгә “иң яхшы”, “иң нәтиҗәле” препаратларны мактый. Шулай булгач, табибка барып торуның, су буе чиратлар торуның нигә кирәге бар. Даруханәгә барасың да, көнендә ярдәм итә торган рекламадагы препаратны алып дәваланасың гына.
Әмма кайчак белгеч биргән киңәшләр дә дөрес булмаска мөмкин. Фармацевтик компанияләр тарафыннан алып барылган пиар-акцияләргә хәтта табиблар да “сатыла”. Күпчелектә исә иң популяр препаратларның нәтиҗәлеге фәнни яктан исбатланмаган була.
Бер төркем авырулары булган кешегә исә табиблар киңәшләренә аеруча сак карарга кирәк. Үзенең тар юнәлеше буенча гына махсуслашкан белгечләрнең һәркайсы төрледән-төрле дарулар яза. Гамәлдә, аларны берьюлы куллану сәламәтлеккә тагын да зуррак зыян китерергә мөмкин.
- Диспансеризация вакытында табиблар күптөрле тикшеренүләр узарга тәкъдим итәләр. Алар арасында ФГДС та, рентген да, УЗИ да бар. Бу тикшеренүләрне бер көндә, ә кайчак ярты көндә узу сәламәтлек өчен зур зыян, - дип билгели “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәт Башкарма комитеты Сәяси советының рәисе Алсу Тарханова.
Чит ил галимнәре, белгечләре, сәламәтлек саклау мәсьәләләре белән кызыксынучы кешеләр 1993 елдан башлап дөрес медицина мәгълүматын тарату юнәлешендә эш алып бара. Кокрейн бөтендөнья берләшмәсе бүгенге көндә 130 илдә эшләүче 38 мең кешене үзендә туплаган. Бу оешмада торучы кешеләр фәнни исбатланган мәгълүматны туплап, кешеләргә дәвалану буенча дөрес карар кабул итүдә булышырга тырыша.
Узган ел ахырында башкалабыз Казанда Кокрейн Россия берләшмәсе дә булдырылган. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының фундаменталь һәм клиник фармакология кафедрасы мөдире, Төньяк Кокрейн үзәгенең Казандагы филиалы җитәкчесе Лилия Җиһаншина сүзләренчә, бу оешма вәкилләре инде менә ничә ел фәнни исбатланган медицинага нигезләнгән препаратлар буенча белешмә китаплары чыгара. Бу безнең халык, безнең табиблар рекламага “сатылмасын” өчен эшләнә.
- Рациональ кулланылмаган препаратлар сәламәтлек өчен төзәтеп булмаслык зыян сала. Без чыгарган белешмә китапларын дөнья күләмендә беләләр, - дип билгеләп узды Лилия Җиһаншина.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда барлык препаратларның 50 проценты дөрес билгеләнми, кулланылмый һәм сатылмый. Пациентларның яртысы табиб киңәшләренә салкын карый. Авыруларның 1/3енең билгеләнгән препаратларны сатып алырга хәленнән килми.

 
 
http://intertat.ru/tt


 

Комментарийлар