Логотип «Мәйдан» журналы

«Үзгәреш җиле» татар эстрадасына үзгәрешләр алып килә...

Опера һәм балет театры җитәкчелегенең татар эстрадасын үзгәртергә батырчылык итүләрен күпләр гаҗәпләнеп кабул итте. Казанда татар җыры бәйрәме көтелә. 5-6 ноябрьдә узачак сәнгать бәйрәмен оештыручылар...

Опера һәм балет театры җитәкчелегенең татар эстрадасын үзгәртергә батырчылык итүләрен күпләр гаҗәпләнеп кабул итте.
fc73c3fde02733d162680f5783212d95_xl
Казанда татар җыры бәйрәме көтелә. 5-6 ноябрьдә узачак сәнгать бәйрәмен оештыручылар «Үзгәреш җиле» дип атарга ниятләгән. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башкарыла. Фестиваль концертлары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узачак.
– Фестиваль татар мәдәниятендә яңа сүз булачак. Төп максат – татар музыкасы белән дөнья аренасына чыгу. Фестивальнең концепциясең төзегәндә, конкурсның ярышу принцибыннан баш тартып, татар җырының бар аһәңен күрсәтүне алгы планга куйдык, – ди фестивальнең генераль продюсеры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә татар җыр сәнгатен пропагандалаучы яшь башкаручылар: Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Илнар Ялалов, Зәринә Вильданова һ.б. катнаша. Барлыгы 24 яшь җырчыны күрә алачакбыз, дип ышандыра фестиваль җитәкчеләре.
Опера театры бу проектка ни өчен алынганлыгын Рәүфәл әфәнде болай аңлата: «Татар җырларын тәкъдим итү, аларны тамашачыга җиткерү бик примитив, үтә дә гади форматта бара. Максат – татар җырын үзгәртү (текстка кагылмыйча), аны төрле музыкаль стильләргә төреп күрсәтү. Әсәрнең характеры үзгәрми, фәкать талантлы аранжировка осталары кулы аша уздырыла. Һәр башкаручы тамашачыга үзгә яктан ачыла. Фестивальдә татар җырының мөмкинлекләрен ачачакбыз. Заманында совет чорында джаз музыкасын качып тыңлый торган идек. Андый концертлар соңга таба зур аншлаг белән узганын хәтерлим.»
Сәхнә бизәлеше, җырчының вокал мөмкинлекләрен тулысынча ачу һ.б. өчен Мәскәүдән чакырылган махсус белгечләр җавап бирәчәк. «Үзгәреш җиле» – шәхсән үзем катнашкан иң зур проектларның берсе, – ди фестивальнең музыкаль җитәкчесе Вадим Эйленкриг. – Бирегә бик көчле команда тупланды: иң яхшы музыкантлар, режиссер, ут кую остасы, рәссам. Минем оркестрдагы һәр кеше йолдызга тиң. Без валторнистларны һәм кыллы төркемне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан алдык. Алар үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручылар. Дөнья белән дөнья аңлаган телдә – татар җыры аша сөйләшерлек булсын иде. Үз максатымны шунда күрәм. Без бит татар җырларын кабатлап җырлау белән чикләнмибез, аңа заманча яңгыраш өстибез. Мин шушы проект белән яшим, янып яшим! Тамашачы безнең хезмәтебезне бәяләр, дип өметләнәм».
Җырчыларның тышкы кыяфәтләре, ягъни сәхнә костюмнарына кадәр белгечләр күзе аша уздырыла.
- Татар җыры үзе бер дөнья икән, аның романтик атмосферасында яшәп алу гаҗәеп кызыклы. Артистлардан җырның мәгънәсе турында сораганда, барысыннан да диярлек, «Мәхәббәт турында» дигән җавап алдым. Мәхәббәт турында, сөю турында! Бу миңа бик кызыклы булып тоелды. Тормышта безгә һаман да аз гына мәхәббәт җитми. Артистның яшәеш сценариесен, жырның пластик рәсемен иҗат итү — боларны бик яратып башкардым, – ди проект режиссеры Юрий Александров.
Мәгълүм ки, әсәрләрнең һәрберсе симфо-джаз оркестрга кушылып башкарыла. Сәхнәгә чыккан җырчы татар телендә ике әсәр тәкъдим итә. Фестиваль шартлары буенча, фонограмма рөхсәт ителми.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдергәнчә, Татарстан үзен һәр яктан үрнәк итеп танытырга омтыла. Эстрадабызны да шулай күрсәтәсе килә. «Үзгәреш җиле» проектының максаты – артистларыбызны төрле яктан үстерү. Алар дөньякүләм остазлар алдында профессиональ белемнәрен чарлыйлар, төрле юнәлешләрдә үзләрен сынап карыйлар.
Чыннан да, концерт афишасына кергән егермедән артык башкаручының моңарчы затлы, профессиональ оркестрга кушылып җырлаганы да булмагандыр әле.
Дөнья күләменә чыга алган музыкант милләттәшебез Айдар Гайнуллин да «Үзгәреш җиле» фестивалендә актив катнаша. Сәхнәдә без аны еш күрәчәкбез.
- Мин татар музыканты буларак, татар җыры, аның язмышы өчен борчылып яшим. Проектта да моң төшенчәсен саклап калу өчен тырышлык күрсәтәм. Татар җыры үсәргә тиеш. «Үзгәреш җиле»н чит илләрдә дә күрсәтергә оят булмаячак. Кызганыч, татарлар турында читтә бик үк белеп бетермиләр, әлеге фестиваль аны таныту өчен менә дигән чара. Шәхсән үзем Берлинда яшим. Гомумән, монда татар мәдәниятен күрсәтергә теләгем бик зур, – ди музыкант Айдар.
Гасырлардан килгән татар моңы белән сугарылган милли әсәрләребезнең Европача яңгыраш алуы, әлбәттә, үзгәреш инде анысы. Тик ул үзгәреш уңай якка гына була күрсен. Халык әйткәнчә, каш ясыйм дип, күз генә чыкмасын.
Республикада танылган сәнгатькәрләребез: дирижер Рөстәм Абязов, халык шагыйре Ренат Харис, хормейстер Венера Гәрәева, җырчы Венера Ганиева да проектка үз фатихаларын биргән...
«Үзгәреш җиле»ндә ни хикмәттер, Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале солистлары күренми. Аларны ни өчендер проектта катнашырга чакырмаганнар.
«Үзгәреш җиле» татар эстрадасына яңа, заманча милли сулыш өрерме? Гасырлардан килгән татар җырында милли аһәңнәр сакланып калырмы? Татарны башкалардан аерып торган моңга хилафлык килмәсме? Бу сорауларның барысына да җавапны без 5-6 ноябрь көнне алачакбыз. «Үзгәреш җиле» татар эстрадасы фестивале чыннан да республика сәнгате тормышында зур вакыйга буларак теркәлеп калсын иде.
Ике концертка да билетлар сатылып беткән. «Үзгәреш җиле»нең тамашачысы кем булуы кызыксындыра. Алда белгечләр сөйләп узган фикерләрдән соң проектка әзерлекле, музыкаль белемле тамашачының гына «теше үтәр» кебек тоела. Хәер, монысын вакыт күрсәтер... Концерт-тамаша видеотасмага да яздырып алыначак. Киләчәктә республиканың төп каналларыннан да күрсәтеләчәк. Шулай ук «Үзгәреш җиле» татар җыры проектында яңгыраган әсәрләрне радиолардан да тыңларга мөмкин булачак, ди проектның генераль продюсеры.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар