Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Казань. 19.04.2017 - Тактико-специальные учения в...
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Казань. 19.04.2017 - Тактико-специальные учения в Международном аэропорту Казань (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)
«10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.
Коронавирус табылган кешеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18-30 яшь аралыгында — 3, 30-50 яшьлекләр — 5, 50-60 яшь аралыгында — 4, 60-70 яшь аралыгында — 7 кеше. Тагын бер 70-80 яшь аралыгында өлкән кеше.
«8 очрак читтән кертелгән, 13 очрак якыннары белән контакттагылар. 8 кеше Казаннан, 5 кеше Чаллыдан, 2 кеше Лаеш, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба, Балтач районнарында берәр кеше», — диде Лилия Галимова.
Республикада барлыгы 128 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. 21 кеше сәламәтләнгән.
Комментарийлар