Логотип «Мәйдан» журналы

Узган ел талпан күбрәк кадалган районнар билгеле

Татарстанда узган ел урман бете аеруча күп зарарлаган районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.“Урман бете сезоны ел саен апрельдә башлана, октябрьдә б...

Татарстанда узган ел урман бете аеруча күп зарарлаган районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
“Урман бете сезоны ел саен апрельдә башлана, октябрьдә бетә. Аеруча пик чоры май ахыры-июнь башына туры килә. Урман бете “вирус энцефалиты” һәм “иксодовый боррелиоз” авыруы таратучы булып тора. Ел саен республикада урман бете кадалган 9 меңләп кеше теркәлә”, - дидеТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Авдонина сүзләренчә, саннар уртача күпьеллык күрсәткечтән артмый. Энцефалит авыруы соңгы ун елда 11 тапкырга кимегән. Бүген “клещевой энцефалит”ның җирле очраклары теркәлми. Соңгы елларда исә читтән кергән 1-4 очрак кына билгеле.
“Урман бете кадалу буенча аеруча күп мөрәҗәгатьләр узган ел Әгерҗе, Актаныш, Баулы, Биектау, Саба, Зәй, Спас, Мөслим районнарында теркәлде”, - диде Любовь Авдонина.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185075/

Комментарийлар