Логотип «Мәйдан» журналы

Үзәк Банк таләпләре нигезендә, банклар кредит ставкасын арттырырга мөмкин

1 апрельдән үз көченә кергән Үзәк банк таләпләре нигезендә, банклар кредитлар буенча ставкаларны арттырырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза. «Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, кредитның тул...

1 апрельдән үз көченә кергән Үзәк банк таләпләре нигезендә, банклар кредитлар буенча ставкаларны арттырырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

  • «Татар-информ» алдан хәбәр иткәнчә, кредитның тулы бәясе 10 проценттан 30 процентка кадәр булган кулланучыларның кредитлары буенча риск коэффициентларына өстәмә түләүләр 1 апрельдән  30 процентка артачак.


Россия Банкы Директорлар советы тиешле карарны «халыкның бурыч йөкләмәләренең артык үсешен булдырмау һәм банкларның тотрыклылыгын арттыру зарурлыгы» дип нигезләде.
Нәтиҗәдә, залог белән тәэмин ителмәгән кулланучылар кредитлары 1 яки 2 процентка кыйммәтрәк булырга мөмкин. Бу исә берничә тапкыр заемчы булырга теләүчеләрнең санын киметергә мөмкин, дип аңлаткан «ТелеТрейд» компанияләр төркеменең шеф-аналитигы Петр Пушкарев.
Кредит биргәндә өстенлек заем бирүче банк клиентларына биреләчәк. «Шулай ук кредит тарихы ягыннан элек үзләрен яхшы күрсәткән кешеләргә бирелә», - дип өстәгән белгеч.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/03/31/183640/

Комментарийлар