Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән халык чыкты
Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән кеше урамга чыккан. Күпләр Ислам Кәримовның җәсәден Сәмәркандка илтүче матәм кортежының астына чәчәкләр ыргыта һәм елый дип яза “РИА Новости”.К...
Үзбәкстан президентын соңгы юлга озатырга дистә меңләгән кеше урамга чыккан.
Күпләр Ислам Кәримовның җәсәден Сәмәркандка илтүче матәм кортежының астына чәчәкләр ыргыта һәм елый дип яза “РИА Новости”.
Кичә кич Үзбәкстан министрлар кабинеты Президент Ислам Кәримовның үлүе хакында хәбәр итте. Ул үзенең туган шәһәре Сәмәркандта күмелде. Президент вафат булу сәбәпле өч көнлек матәм игълан ителгән.
Ил конституциясе буенча президент вазифаларын вакытлыча югары парламент рәисе Нигъмәтулла Юлдашев үтәячәк.
Нигъмәтулла Юлдашев 1962 елда Ташкентта туган, белеме буенча юрист, парламент рәисе булып сайланганчы озак еллар прокуратурада эшләгән.

Комментарийлар