
Узган ел республикада 225 мең чит ил кешесе миграция исәбенә куелган, бу – 2014 елга караганда 30 процентка артыграк. 71 мең чит ил гражданының миграция исәбе озынайтылган, ә 154 мең кеше беренче тапкыр теркәлгән.
Татарстанга һаманда, нигездә, Үзбәкстан, Таҗикстан, Украина, Әзербайҗан, Кыргызстан, шулай ук Германия һәм Кытайдан киләләр. Әлбәттә, гадәттә, аларның нияте – акча эшләү. Рәсми рәвештә эшкә урнашу өчен 2015 елда 46 мең кеше килгән, бу – 2014 елга караганда 30 процентка күбрәк. Ә менә Татарстанга шәхси максатлар белән аяк басучылар кимегән: бу сан 75 меңнән 55 меңгә төшкән. Үткән ел республика Үзбәкстаннан – 70 мең, Таҗикстаннан 22 мең кешене кабул иткән.
Аңлашыла, Татарстанга чит илләрдән туристлар да йөри, туристлар саны узган ел ике тапкырга арткан.
Комментарийлар