Логотип «Мәйдан» журналы

Утыртуны төгәлләргә вакыт

Салкыннардан куркып, үсентеләрне чыгармый торган идегезме? Бик дөрес эшләгәнсез. Ачык түтәлләргә җылы яратучы яшелчәләрне май ахыры-июнь башы утырту яхшырак. Чөгендер, кабак, фасоль, ташкабак, патиссо...

Салкыннардан куркып, үсентеләрне чыгармый торган идегезме? Бик дөрес эшләгәнсез. Ачык түтәлләргә җылы яратучы яшелчәләрне май ахыры-июнь башы утырту яхшырак. Чөгендер, кабак, фасоль, ташкабак, патиссон, кыяр кебек яшелчәләрне утырту өчен иң уңайлы вакыт. Бакчачылар күзәтүенчә, 7 июньнән соң кырау төшми. 10 июньгә кадәр утырту эшләрен тәмамларга киңәш ителә. Редис һәм яшел тәмләткеч үләннәрне берничә тапкыр чәчәргә мөмкин. Соң өлгерә торган кәбестә үсентеләрен утырталасыз. Аларның аралары 50-60 сантиметр булырга тиеш.
bakcha-eshe
Июнь башында сарымсак һәм суган чыгарган укларны өзеп алырга, бәрәңге араларын йомшартып, чү­бен утарга, колорадо кортыннан саклау чарасын күрергә кирәк. Кузгалак, рәваҗның беренче уңышын җыеп алыгыз. Кузгалакны җирдән 3-4 сантиметр калдырып кисәргә кирәк, ә рәваҗның яфракларын кисмиләр, сак кына өзеп алалар. Уңышын җыйгач, яхшылап су сибәргә онытмагыз.
Июньдә җиләкләрне, карлыган, крыжовник куакларын коры горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып болгаткач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, су белән яртылаш сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк. Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчәләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак.
Чәй содасының төрле яклап файдалы булуын барыбыз да беләбез. Ә менә бакчада аның тагын да файдалырак булуын бе­ләсезме икән? Бигрәк тә юеш, яңгырлы көннәрдә чәй содасы ярдәмгә киләчәк. 1 аш кашыгы чәй содасын 4 литр суга салып, шуңа ярты чәй калагы кер сабыны кушарга һәм атнасына бер тапкыр бакчадагы барлык яшелчәләрне коендырып чыгарга кирәк. Кыярны тагын да көчлерәк эремә белән эшкәртү файдалырак булачак.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар