Логотип «Мәйдан» журналы

Үтүкне юшкыннан ничек чистартырга?

Юшкын, гадәттә, үтүкнең су сала торган резервуарында була. Ул краннан чис­тартылмаган су кулланганда барлыкка килә. Үтүк өчен фильтрланган яки чистартылган су файдаланырга кирәк.Юшкынны исә аш серкәсе...

Юшкын, гадәттә, үтүкнең су сала торган резервуарында була. Ул краннан чис­тартылмаган су кулланганда барлыкка килә. Үтүк өчен фильтрланган яки чистартылган су файдаланырга кирәк.


utyug



Юшкынны исә аш серкәсе белән бетерергә мөмкин. Резервуарның өчтән бер өлешенә аш серкәсе белән суны бертигез күләмдә алып салабыз. Үтүкне нык итеп кыздырып, 5-10 минутка вертикаль рәвештә калдырабыз. Соңыннан пар җибәрә торган кнопкага басып, пычрак суны чыгарып бетерәбез. Аннары аш серкәсе эремәсе чыгып бетсен өчен, резервуарга чиста су тутырып, максималь температурага кадәр җылытабыз һәм пар чыга торган кнопкага басып, суны чыгарабыз. Үтүкнең табанын чиста чүпрәк белән сөртеп куябыз.
Тагын бер сыналган чара – лимон кислотасы. Җылы суга 25 гр лимон кислотасы салып эретәбез дә җылытылган үтүк резервуарына бушатабыз. 5-10 минут тоткач, пар кнопкасы белән чыгарабыз. Аннары чиста су белән дә нәкъ шулай эшлибез.
Үтүкнең табанын исә теш пастасы белән чистартып була. Аны җылытылган үтүк табанына сылап чистартырга, аннары дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Теш пастасы урынына сода кулланырга да мөмкин. Аны су белән кушарга онытмагыз. Кер сабыны да булыша. Аны үтүк табанына сылагыз да мамык диск белән ышкыгыз.
Фото: https://pixabay.com/

«Шәһри Казан»

Комментарийлар