Логотип «Мәйдан» журналы

Урманчыларга полиция хезмәткәрләре һәм судьяларныкы кебек вәкаләтләр бирергә уйлыйлар

Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россия Урман кодексына үзгәрешләр әзерли.Закон проекты буенча урманчы һәм урман инспекторлары тормышын, сәламәтлеген һәм милекләрен дәүләт яклавы белән тәэми...


Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Россия Урман кодексына үзгәрешләр әзерли.


0c1d306693a103b9bb9472994990d7b3



Закон проекты буенча урманчы һәм урман инспекторлары тормышын, сәламәтлеген һәм милекләрен дәүләт яклавы белән тәэмин ителәчәк. Яңа канун буенча алар ирекле медицина иминияте, ике елга бер тапкыр шифаханә чыгымнарын түләүгә һәм балаларны түләп укыту өчен компенсациягә хокуклы. Урман күзәтчелеге учреждениеләре хезмәткәрләре урман законнарын бозучыларны тоткарларга һәм полициягә китерергә, шул ук вакытта инспекторлар браконьерлардан коралларын һәм транспортларын да алырга хокуклы. Бу хокукларны чынга ашырганда, аларның гомерләренә куркыныч яный, әмма "Судьяларны, хокук саклау һәм контроль органнары вазифаи затларын дәүләт яклавы турында"гы закон нормалары урман сагы хезмәткәрләренә кагылмый. Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында урман сагы хезмәткәрләренең функцияләре катлаулы һәм куркыныч булуын исәпкә алып, аларның тормышларын, сәламәтлеген һәм милкен дәүләт яклавы хокукына ия булуын закон белән ныгыту зарур. Министрлык Россия Хөкүмәте тарафыннан нинди төгәл чаралар куелачагына ачыклык кертте. Закон проектында социаль статусны күтәрү һәм урман сагы хезмәткәрләренең матди хәлен яхшырту да каралган.


Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар