Логотип «Мәйдан» журналы

Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе...

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде.
photo_2018-01-15_11-51-44
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе төгәлләнгәннән соң министр Алмас Нәзиров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан аны үз вазифасыннан азат итүен сорады.
«Әлеге вазифаны яшь, энергияле белгечләр башкарырга тиеш», - диде ТР урман хуҗалыгы министры.
Ул республика Президенты һәм Хөкүмәтенә, шулай ук үз коллективына рәхмәт белдерде. «Без бер-беребезне аңлап эшләдек», - дип искәртте Нәзиров.
Бүген Алмас Нәзировка шулай ук «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырдылар.
Алексей Песошин искәртеп үткәнчә, Нәзиров урман хуҗалыгы тармагында 43 ел эшләгән. «Әлеге бүләк аның Татарстан алдындагы казанышларын тагын бер мәртәбә раслый», - диде ТР Премьер-министры.
1956 елның 29 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында туган.
1981 елда «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеге буенча Мари-Эл (Йошкар-Ола) политехника институтын тәмамлаган.
2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетында «банк эше» белгечлеген үзләштергән.
2006 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Идарә һәм хокук институтын тәмамлаган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар