Логотип «Мәйдан» журналы

"Урман утырту көне" акциясе Казан янындагы өч мәйданчыкта була

27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узачак. Яңа урманнар, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Казан янында өч мәйданчыкта агач у...

27 апрельдә Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узачак. Яңа урманнар, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Казан янында өч мәйданчыкта агач утырту мөмкинлеге булачак. Бу турыда Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы моның өчен  2,8 млн. данә утырту материалы әзерләгән (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башкалар).
Казан янәшәсендә акция өч мәйданчыкта – Биектау районының Дачный бистәсе, Питрәч районының Иске Шигали авылы һәм Лаеш районының Вороновка бистәсе янында узачак. Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.

  • "Урман утырту көне" республика табигатьне саклау акцияләре 2011 елдан бирле үткәрелә. Максаты – республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау һәм тулаем экологик хәлне яхшырту проблемаларына җәлеп итү.

  • 8 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 5,3 мең га мәйданда урман үсентеләре утыртылган. Шул ук вакытта 18,6 млн. данә утырту материалы кулланылган, ә катнашучыларның гомуми саны 378 меңнән артып китә.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/26/185303/

Комментарийлар