Ураза бәйрәме көне билгеле булды
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча...
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде.
Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән.
2016 елга зәкят нисабы күләме – 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме – 21600 сум.
Беренче тәравих намазы – 5 июньдә.
Уразаның беренче көне – 6 июнь.
Уразаның соңгы көне – 4 июль.
Ураза бәйрәме – 5 июль. Бәйрәм намазы башлану вакыты иртәнге сәгать 7дә.
Фитырның күләме - 100-600 сум.
Фидия күләме – 200 сум.
Комментарийлар