Логотип «Мәйдан» журналы

Урам җыештыручы аена 70 мең сум акча эшли: ир төшкә кадәр эшли, көннең икенче яртысын балаларына багышлый

Аена 70 мең сум - бу Ижевскида яшәүче гади урам җыештыручының кереме.  Фото: Комсомольская правдаКонстантин Симоновка 49 яшь, ул менә берничә ел инде урам җыештыручы булып эшли. Элегрәк ир шундый хезм...

Аена 70 мең сум - бу Ижевскида яшәүче гади урам җыештыручының кереме. 
21878_photo_w980 Фото: Комсомольская правда
Константин Симоновка 49 яшь, ул менә берничә ел инде урам җыештыручы булып эшли. Элегрәк ир шундый хезмәт хакы ала алырмын дип башына да китереп карамаган.  Константинның гаиләсе зур - хатыны һәм дүрт баласы бар: улларына 25 һәм 12 яшь, ә кызларына 20 һәм 6. Бу хакта "КП" яза.
- Техникумны тәмамлаганнан соң, мин подшипниклар ясаучы заводка гади эшче булып урнаштым. Заводның матди хәле начарланды, ә миңа гаиләне туендырырга кирәк иде. Баштарак урам җыештыручы булып эшләү күңелгә бер дә ятмады, бар җирдә начар ис иде. Хәтта тәҗрибәм җитмәү сәбәпле, урнаны үз өстемә аударган вакытлар да булгалады... Барысын да ташлап качасы килә иде шундый чакларда. Урам җыештыручыларга акылны да бик әллә ни җигәргә кирәкми дип уйлый идем. Ә чынлыкта аның да үз нюанслары бар икән, көрәкне, себеркене дөрес тота белергә кирәк, мәсәлән. Акча да кирәк булгач, бу эшне ташлап китә алмадым. Эшкә ныклап керешеп киттем, үземә заказлар җыя башладым. Көн саен берничә торак йорт һәм өйдән ерак булмаган офис ишегалларын җыештырам, якынча 10лап территория була.
Константинның эш көне иртәнге 4.00 сәгатьтә башлана һәм 13.00 гә хәтле дәвам итә. Ир атнасына алты көн эшли.
— Минем кайбер хезмәттәшләрем көненә бер-ике генә территория җыештырырга алына, хезмәт хакы да шунлык кына чыга, әлбәттә.  Ә инде эштән курыкмасаң, яхшы гына акча да эшләргә була. Һәр җыештырган урында миңа 4-6 мең сум акча бирәләр. Шулай итеп аена 60-70 мең сум хезмәт хакы эшлим, - дип сөйли ул.

Комментарийлар