Логотип «Мәйдан» журналы

Уралда балалар лагеренда 64 кеше агуланган

Свердловск өлкәсенең "Сосновый бор" лагеренда 64 кеше агуланган. Аларны эчәк инфекциясе белән зарарланануында шикләнеп, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАССка өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтендә х...

Свердловск өлкәсенең "Сосновый бор" лагеренда 64 кеше агуланган. Аларны эчәк инфекциясе белән зарарланануында шикләнеп, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта ТАССка өлкә прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
 
"33 кеше Кушва, 31е Түбән Тагил хастаханәсендә. Тагын 11 баланы лагерьдан китерәләр”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.
Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында зыян күрүчеләрнең тормышына куркыныч янамавын әйткәннәр.
Матбугат хезмәтендә, агулану сәбәбе ачыклануын, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән көтәбез, дип җиткергәннәр.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар