Логотип «Мәйдан» журналы

Урал татарлары татар кухнясы фестивален оештырды

Екатеринбургта традицион Татар кухнясы көне булып узды. Ул татар аш-су остасы, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды, дип яза "Урал татарлары" сайты. Фото: tatary-urala.ruЕкатеринбург...

Екатеринбургта традицион Татар кухнясы көне булып узды. Ул татар аш-су остасы, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды, дип яза "Урал татарлары" сайты.
0104 Фото: tatary-urala.ru
Екатеринбургта традицион Татар кухнясы көнен Татарстанның Даими вәкиллеге Свердловск өлкәсенең агросәнәгать комплексы һәм өлкәнең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы ярдәмендә оештырган. Екатеринбургның җәмәгать туклану оешмалары да бу эшкә кушылган.
Шундый ук чара Свердловск өлкәсендә 2012-2017 елларда да актив үткәрелеп килгән.
Фестиваль кысаларында һөнәри уку йортлары арасында бәйге оештырылган. Бәйге шартларында әйтелгәнчә, бәйге нәтиҗәсендә җиңүчеләр Казанга коллегалары янына тәҗрибә уртаклашырга бара. Беренчел сөйләшүләр буенча, ул быел 9-12 майга планлаштырылган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар