Логотип «Мәйдан» журналы

Үпкән-кочкан - җилгә очкан!

Гыйнварның соңгы атнасында йолдызнамәнең өч билгесенең язмышына үткәннәрдә калган кешесенең йогынты ясавы көтелә. Астрологлар шулай ышандыра.  Җиһан Кысла өчен бик яхшы булмаган сюрприз әзерли. Бу хәл...

Гыйнварның соңгы атнасында йолдызнамәнең өч билгесенең язмышына үткәннәрдә калган кешесенең йогынты ясавы көтелә. Астрологлар шулай ышандыра.  







Җиһан Кысла өчен бик яхшы булмаган сюрприз әзерли. Бу хәл гаилә идиллиясен җимерергә мөмкин. Күптән яңа кеше белән мөнәсәбәтләр корып яисә ялгызлыкта тыныч кына яшәп яткан Кыслалар тормышына үткәннәрдә калган мәхәббәт бәреп керәчәк. Ул кеше махсус рәвештә яңадан Кысла белән бергә булырга тырышачак. Нишләргә? Ностальгия йөрәкне чеметсә дә, бу кеше белән кушылу һич кирәкмәс! Бик зур хата ясау хәвефе бар. Үткәннәрне үткәндә калдырыгыз һәм бу кешене якын китермәгез!
Гыйнварның соңгы атнасында Арыслан тормышында бик кызыклы хәл күзәтеләчәк. Ул көтмәгәндә күптәнге дустын очратачак һәм алар бергә элеккечә “батырлыклар” кылырга уйлаячак. Арысланга вакыт-вакыт ниндидер экстремаль адымнар ясарга кирәк бит. Йолдызлар каршы түгел, ләкин чама белергә кирәк! Югыйсә, гаилә әгъзаларыгыз тавыш чыгарачак.
Чаянны да гади булмаган көннәр көтә. Һәм барысы да бер кеше аркасында! Чаянның эшләгән оешмасына элекке танышы килергә һәм аның урынын биләргә тырышырга мөмкин. Көндәшлек утында янып, Чаян негатив уйларга биреләчәк. Бу хәл аның хезмәт нәтиҗәсенә дә йогынты ясарга, өйдә дә күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Нишләргә соң? Йолдызлар бу кеше турында бөтенләй уйламаска тырышып, үз хезмәтен күңел биреп башкарырга киңәш итә. Шул очракта беркем дә узып китә алмас!
 


Автор: Ләйсән Якупова




Фото: wallhere.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-01-24/aldagy-k-nn-rd-aerucha-sak-bulygyz-2666184


















Комментарийлар