Үпкәләрне чистарту өчен ундүрт ризык
Үпкәләрдә лайла җыелу авырулар һәм начар экология нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Бу куркыныч, чөнки лайлада патоген микроорганизмнар үрчи башлый. Табиблар үпкәләрне чистарту өчен ярдәм итә торган ризыкла...
Үпкәләрдә лайла җыелу авырулар һәм начар экология нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Бу куркыныч, чөнки лайлада патоген микроорганизмнар үрчи башлый. Табиблар үпкәләрне чистарту өчен ярдәм итә торган ризыкларны атаган. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән "Интертат" хәбәр итте.
Алмадагы фенол кушылмалар һәм флавонидлар сулыш юлларында ялкынсынуны киметә, зыянлы сыеклык җыелудан саклый.
Яшел чәйдә антиоксидантлар күп. Алар үпкәләрдә ялкынсынуны киметә, үпкәләрне терелтә. Кверцетин антиоксиданты табигый антигистамин булып тора, ул аллергия килеп чыгуны чикли.
Балык — скумбрия, форель, сардина, сельдь үпкәләрнең хроник абструктив авыруын (ХОБЛ) дәваларга ярдәм итәргә мөмкин. Балыктагы Омега-3 май кислоталары үпкә инфекцияләре белән көрәшә торган идеаль ризык.
Чикләвекләр, кабак, җитен, көнбагыш организмга магний китерә, ул бронходилататор була.
Беренче тапкыр сыктырылган зәйтүн маендагы монотуендырылган майлар, Е һәм К витаминнары үпкәләрне окисьлашу стрессыннан коткара, тукымаларны дәвалый.
Брокколида сульфорафан катнашмасы бар, анда үпкәләрне окисьлашудан саклый торган генны активлаштыра торган матдә була. Бума чире белән авыручыларның үпкәләрендә һава агымын яхшырта.
Имбирь үпкләрне детоксикацияләү эффекты бирә, начар матдәләрне чыгара, кан әйләнешен яхшырта, гомуми сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.
Сарымсак — үпкә яман шешеннән саклый торган идеаль яшелчә. Галимнәр исәпләп чыгарганча, атнасына ике тапкыр бер телем сарымсак ашаган кешеләрдә үпкә яман шеше куркынычы 44 процентка кими.
Хуш исле яшелчәләрдә флавонидлар була, алар организмдагы потенциаль токсиннарны һәм канцерогеннарны чыгаруны тизләтә торган глутатион барлыкка килүне стимуллаштыра.
Бөтен бөртекләр — көрән дөге, киноа, солы һәм башка шундый продуктлар үпкәләрдә хроник авырулар килеп чыгуга каршы тора, яхшы сулыш алуга ярдәм итә.
Ачы борычтагы капсаицин матдәсе югары һәм түбәнге сулыш юлларының лайлалы тышчасын саклый торган секрет бүленеп чыгуны стимуллаштыра, астма симптомнарын киметә.
Комментарийлар