Логотип «Мәйдан» журналы

Унсигезенче «Созвездие-Йолдызлык» фестивале «Миллионынчы катнашучы» шигаре астында уза

1 апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең ахыргы сайлап алу туры узды, дип хәбә...

1 апрель көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә "Созвездие-Йолдызлык" ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең ахыргы сайлап алу туры узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
29_1164008_big Фото: http://mincult.tatarstan.ru
1 февральдән башлап зона турлары Казан, Азнакай, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Чүпрәле, Яшел Үзән муниципаль берәмлекләрендә үтте. Аларда Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнарыннан 20 000 нән артык бала катнашты. Суперфиналга 5500 лауреат чыкты. Алар фестивальнең төп бүләкләре өчен Казанның “Уникс” үзәгендә 8-13 апрель көннәрендә көрәшәчәк.
Оештыручылар белдергәнчә, быел фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны һәр 10 сайлап алу зонасында да 10-15 процентка арткан. Әйтик, Чистай районыннан узган елны 120 гариза теркәлгән булса, быел 360ка җиткән.
Унсигезенче "Созвездие-Йолдызлык" фестивале “Миллионынчы катнашучы” шигаре астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы барлык катнашучылар да миллионынчы дип санала.

Комментарийлар