Логотип «Мәйдан» журналы

Универсиада авылын WorldSkills чемпионатына әзерләү 630,7 млн сумга төшә

Универсиада авылын Казанда узачак WorldSkills чемпионатына әзерләүгә Россия Хөкүмәте 630,7 млн сум акча бүлеп биргән. 5 меңнән артык катнашучы өчен уңайлы торак булдырылырга тиеш. Тиешле боерык хокукы...

Универсиада авылын Казанда узачак WorldSkills чемпионатына әзерләүгә Россия Хөкүмәте 630,7 млн сум акча бүлеп биргән. 5 меңнән артык катнашучы өчен уңайлы торак булдырылырга тиеш. Тиешле боерык хокукый мәгълүмат сайтында басылып чыкты.
0557
2019 елда Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан Россия Мәгариф министрлыгына 630,7 млн сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре Татарстанда башка бюджетара трансфертлар бирү өчен бүлеп бирелә.
«2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкта дөнья чемпионатында катнашучы 5,5 меңнән дә ким булмаган кеше өчен уңайлы һәм куркынычсыз торакны тәэмин итү күздә тотыла. Акча «Универсиада авылы» торак комплексы объектларын әзерләү максатларында бүленә», — диелә күрсәтмәдә.
Бирелгән акчаларны Россия Мәгариф министрлыгы контрольдә тотарга тиеш. Ведомствога шулай ук 2020 елның 1 февраленә кадәр бюджетны нәтиҗәле файдалану турында хисап бирергә кирәк булачак.

  • Казан һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын агымдагы елның 22-27 август көннәрендә кабул итәчәк.


Фото: https://vk.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185881/

Комментарийлар