Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак
Федераль пассажирлар компаниясе быелдан ук Россия поездларында ун яшьтән зуррак балаларны үзләрен генә алып бару хезмәтен кертергә җыена. Бу турыда “Российская газета”га биргән интервьюда ФПК башлыгы...
Федераль пассажирлар компаниясе быелдан ук Россия поездларында ун яшьтән зуррак балаларны үзләрен генә алып бару хезмәтен кертергә җыена. Бу турыда “Российская газета”га биргән интервьюда ФПК башлыгы Петр Иванов сөйләгән.
“Без хәзер башкаларның тәҗрибәсен өйрәнәбез”, - дигән җитәкче.
Бүгенге көндә ата-аналар балаларын оешкан төркемнәр белән ялга яки ярышларга җибәрә ала. Тик баланың үзен генә поездга кертмиләр. Әлегә баланы озатучы белән самолетка утыртып җибәрү хезмәте генә эшли.
Петр Иванов сүзләре буенча, поездда юлда вакытта баланы озатучы билгеле бер кеше караячак. Станциягә килеп җиткәч, ул баланы ышанычлы кешегә тапшырырга тиеш була.

Комментарийлар