Логотип «Мәйдан» журналы

Ун бала атасы булган татарстанлыны суд көтә

Татарстаннан ун бала әтисе хатын-кыз һәм бала үлеменә китергән юл һәлакәте турындагы эш буенча суд каршына басачак. Znak.com язуынча, авария 31 августта Төмән-Ханты-Мансийск трассасының 250 чакрымында...

Татарстаннан ун бала әтисе хатын-кыз һәм бала үлеменә китергән юл һәлакәте турындагы эш буенча суд каршына басачак.
unbalaatasy021118-768x548
Znak.com язуынча, авария 31 августта Төмән-Ханты-Мансийск трассасының 250 чакрымында Тобольск янында була. FAW йөк машинасы һәм Инфинити бәрелешү нәтиҗәсендә 8 яшьлек малай һәм аның әнисе урында ук һәлак була. Тагын бер 12 яшьлек бала хастаханәгә озатыла.  Тикшерү фикеренчә, авариядә КамАЗ йөртүчесе гаепле. Тикшерү барышында аның исемен атамыйлар. Ул алдан баручы машинаны узып китмәкче булып, каршы як полосага чыга һәм Инфинитига бәрелә. Үз чиратында Инфинити йөк машинасы астына килеп керә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, КамАЗ белән Алабугадан 42 яшьлек кеше, 10 бала әтисе идарә иткән. Аның рәсми рәвештә эшләмичә, автомобильләрне кудыру белән шөгыльләнгәнлеге билгеле.
Фото: znak.com
Татар тудей

Комментарийлар