Логотип «Мәйдан» журналы

Үлән суында утырып дәвалану

Кул астындагы шифалы үләннәр белән күп чирләрдән дәваланырга мөмкин.Бөерләр, бәвел куыгы авырулары, коры сызлау күзәтелгәндә солы саламы суында утырырга кирәк. Бер бәйләм солы саламын кәстрүл яисә сав...

Кул астындагы шифалы үләннәр белән күп чирләрдән дәваланырга мөмкин.
vanna-s-travami
Бөерләр, бәвел куыгы авырулары, коры сызлау күзәтелгәндә солы саламы суында утырырга кирәк. Бер бәйләм солы саламын кәстрүл яисә савытта ярты сәгать кайнатыгыз да су агызылган ваннага салыгыз. Мондый суда утыру мунчадан да яхшы.
Нарат ылыслары суында утыру баш авыртуларны бетерә, күңелне күтәрергә ярдәм итә. Нарат ылыслары, вак итеп туралган сабаклары һәм чыршы күркәләрен бергә катнаштырып, суда ярты сәгать кайнатыгыз. Төнәтмәне җылы су (35-37 градус ) агызылган ваннага салыгыз, әлеге суда 10-15 минут утырыгыз. Мондый суда утыру тирегә яхшы йогынты ясый, эчке әгъзаларны ныгыта, ул аеруча өлкән яшьтәгеләргә файдалы. Ылыс сыгынтысын даруханәдән дә сатып алырга мөмкин.
Бик нык дулкынланганда, йокысызлыктан газапланганда песи үләне төнәтмәсендә утырырга киңәш ителә. Ваннага кечкенә шешәләрдәге (1-1/2 данә) әзер песи үләне төнәтмәсен салыгыз.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар