Укытучыларга ата-аналар белән социаль челтәрләрдә аралашу тыела
Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Анда искәртүләренчә, әлеге тыю киңәш итү формасында б...
Казан укытучыларына балаларның ата-аналары белән социаль челтәрләр һәм месенджерлар аша аралашу тыела. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Анда искәртүләренчә, әлеге тыю киңәш итү формасында бирелгән.
Мондый тәкъдим укытучылар һәм ата-аналар арасындагы аңлашылмаучанлыкларны киметүгә юнәлтелгән. Мисалга, бер Казан мәктәбе укытучысы өй эшен электрон аралашу чарасы аша җибәргән, әмма барлык ата-аналарының кереп карау мөмкинлеге булган электрон журналны тутырмаган. Социаль челтәрдәге төркемгә җибәрелгән өй эшенең башка хатлар арасында югалуы сәбәпле, 5 бала дәрескә өй эшен эшләмичә килгән, – дип шәрехли башкарма комитетның җавабын «Вечерняя Казань».
Искәртеп үтик, 2 ел элек Казан мәктәпләрендә кесә телефоннарын куллануны һәм социаль челтәрләрдә аралашуны тыю хәбәре таралган иде. Биредә мәктәп җитәкчеләренә эчке тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә киңәш ителгән иде.
Фото – pixabay.com

Комментарийлар