Логотип «Мәйдан» журналы

Укытучылар өчен дистанцион белем бирү буенча ресурс эшли башлады

 Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.«Учись...



 Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы онлайн-ресурслар укытучылар өчен онлайн-дәресләр оештыру буенча видеокурслар яздырды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.





«Учись дома онлайн» порталында бушлай онлайн-курс ачылды. Ул укытучыларга укытуның дистанцион форматларын кулланырга өйрәнергә ярдәм итәчәк һәм белем бирү контентын ничек төзергә икәнен күрсәтәчәк.

 Курсның инициаторы — Россия Мәгариф министрлыгы, ә оештыручы — «Мәгариф инновацияләре өлкәсендә профессионаллар» берлеге.




Укытучыларга ярдәм итү өчен курсларны Россия онлайн-мәгарифенең әйдәп баручы платформалары эшләде: Тоталь диктант, Грамота.ру, Яндекс.Учебник, Алгоритмика, Универсариум, uchi.ru, ismart, internetUrok, Skyeng, цифрлы инновацияләр фабрикасы һәм башкалар.




Сайттагы «банк»та педагоглар өчен файдалы бушлай онлайн-платформалар һәм курслар урнаштырылган.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар