Логотип «Мәйдан» журналы

Укытучылар һәм табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак

Россия Хөкүмәте кайбер профессия вәкилләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлекләрен арттырды. Табибларның, очучыларның һәм коткаручыларның стажы артачакУкытучылар, табиблар, очучылар, коткаручыл...

Россия Хөкүмәте кайбер профессия вәкилләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлекләрен арттырды. 
pensiya-art

Табибларның, очучыларның һәм коткаручыларның стажы артачак


Укытучылар, табиблар, очучылар, коткаручылар һәм башка кайбер эшчеләр хәзер пенсияне алданрак рәсмиләштерә алачак. Аларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә торган эш стажында өстәмә һөнәри белем алу һәм квалификация күтәрү чорлары исәпләнәчәк. Хезмәт стажына керә торган чорлар исемлеген арттыру турында карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

«Хәзер вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга өстәмә һөнәри белем алу, шул исәптән квалификация арттыру курслары узу чорлары да исәпкә алыначак. Шушы вакыт эчендә хезмәткәрләрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүчеләрнең аларга мәҗбүри иминият пенсиясе өчен взнос күчереп баруы мәҗбүри шарт булып санала», — дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.
Әлеге документ нигезендә Россия Хөкүмәтенең 2014 елның 16 июлендәге 665 санлы карарына да үзгәрешләр керде. Яңа тәртип картлык буенча иртәрәк пенсиягә чыгу хокукына ия булган эшчеләрнең барлык категорияләренә дә кагыла. Әмма һөнәрләре даими квалификация арттыруны таләп иткән кешеләр өчен аеруча актуаль булачак. Беренче чиратта, бу мәгариф һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре. Элек аларның стажына бары тик эштә булган вакытлары, вакытлыча эшкә сәләтсез чорлары, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатын-кызны зарарлы булмаган эшкә күчерү чорлары гына керә иде.

Ташламалар алу өчен судка барасы булмаячак
Бу яңалыкны Татарстанда күптән көткәннәр икән инде. Ул алдан пенсиягә чыгу хокукын әле кулланмаган кешеләргә кагыла. Хәзер аларның льготалы стажларында квалификация арттыру һәм переквалификация курслары узган чор да исәпкә алыначак. Элек бу чорлар проблемалы булып саналды, чөнки алар льготалы стажга суд карары буенча гына кертелә иде.
«Оешма тарафыннан җибәрелгән эшчеләрнең һөнәри белем алуы турында сүз бара. Шул ук вакытта эшченең эш урыны, уртача хезмәт хакы саклана һәм иминият взнослары түләнә. Шулай итеп, алда санап кителгән категорияләргә кергән эшчеләр үз стажларын алданрак бетерә ала», — диде Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Мисал өчен, педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре даими рәвештә квалификация арттыру курслары узып тора. Бу уку ике-өч атна яки бер ай дәвам итәргә мөмкин. Белгечнең хезмәт эшчәнлеге чорында мондый курслар берничә атнада ярты елга кадәр, кайбер очракларда 7-8 ай булырга мөмкин. Эшчеләргә бу чор өчен пенсия алданрак билгеләнәчәк.
Пенсия инде билгеләнгән кешеләргә бу яңалык кагылмаячак. Мондый курслары узу вакыты аларга пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алынган.

Табибларның пенсия яшен стаж буенча исәпләячәкләр


Күптән түгел булган реформадан соң Россиядә пенсиягә чыгу яше 5 елга артты һәм хатын-кызлар өчен - 60, ир-атлар өчен 65 яшь дип билгеләнде. Быел әле күчеш чоры гамәлдә, пенсияләр яңа пенсия яшеннән 1,5 елга иртәрәк билгеләнә. Быел 1965 елның беренче яртыеллыгында туган хатын-кызлар һәм 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар пенсиягә чыга. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучы кайбер кешеләргә генә яшь чикләүләре кагылмый.
«Вакытыннан алда пенсиягә чыга торган категорияләрнең яше бөтенләй билгеләнмәгән. Мәсәлән, очучыларныкы ничә сәгать очуларына бәйле. Башкаларныкы исә тиешле предприятиеләрдә эшләгән эш стажына бәйле. Педагогларның һәм табибларның пенсия яше тиешле эшләрне башкаруга бәйле. Педагоглар өчен һөнәри стаж 25 елны тәшкил итә. Авыл җирлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләре 25 ел, авылда яки шәһәрдә хезмәт куючы табиблар 30 ел эшләргә тиеш», — диде Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең махсус стажны исәпкә алып пенсия билгеләү бүлеге җитәкчесе Ирина Стрелкова.
Россиядә пенсиягә чыгу яше 2019 елда үзгәрде. Пенсия яшен арттыру педагогларның, табибларның һәм иҗади һөнәр ияләренең иртәрәк пенсиягә чыгу вакытына да йогынты ясады. Мәсәлән, 2019 елга 25 ел педагогик стажы булган укытучы пенсия реформасы аркасында пенсия билгеләү датасын тагын ярты ел көтәргә тиеш. Шул ук вакытта ул үз белгечлеге буенча эшләргә яки эш урынын алмаштырырга мөмкин. Әгәр педагог 25 ел стажын 2021 елның мартында тутыра икән, ул бары тик 2024 елның мартында гына вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

«Бүген эшләүче кешеләр пенсиягә иртәрәк чыгу хокукын формалаштыра. Хәтта алар бик яшь булсалар да, киләчәктә бу яңалык аларга да кагылачак. Ел ахырында эш бирүчеләр Пенсия фондына үз эшчеләре турында белешмәләр тапшыра. Эшчеләрнең иминият стажы һәм аерым төр эшләрдәге стажлары кебек пенсия хокуклары аларның индивидуаль счетларында күренә. Әлеге карар үз көченә кергәнче квалификация арттыру курслары узган чорлар гомуми стаж булып барса, хәзер алар льготалы стажга кертеләчәк», — диде спикер.
2020 елда медицина эшчеләре өчен пенсиягә чыгу ел ярымга кичектерелә. Димәк, тиешле махсус стаж 2020 елда тулган икән, пенсия билгеләү ел ярымга, әгәр 2021 елда булса өч елга, 2022 елда булса дүрт елга кичектерелә. 2023 елдан башлап һәм киләчәктә пенсия махсус стажны эшләп бетергәннән соң биш елга кичектерелә.
2020 елга кадәр республикада ел саен 1 меңгә якын укытучы һәм 600 медик пенсиягә чыккан. Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсенең якынча фаразларына караганда, 2021 елда 500дән күбрәк педагогка һәм 200 табибка пенсия билгеләнәчәк. Быел пенсия реформасы аркасында фаразланган саннар азрак, дип аңлаттылар Пенсия фонды бүлекчәсендә.

Бер эш көне ике көн булып саналачак


Укытучыларның стажларын санаганда аларның аерым вазифаларда һәм конкрет балалар оешмаларында эшләү вакыты исәпкә алыначак. 2000 елның 1 сентябреннән башлап, хезмәт хакы ставкасына уку-укыту йөкләнеше нормасы үтәлгән очракта, тиешле елларны эшләгән өчен стаж педагогик эш стажына кертелә. Бу гимназия һәм мәктәпләрдәге башлангыч сыйныф укытучыларыннан, шулай авылда эшләүче укытучылардан кала, барлык педагогларга да кагыла.
Россия Хөкүмәтенең 516 санлы карары нигезендә, гомуми стажга «прогуллар», эштән туктап тору, административ яллар керми. Укытучыларның гомуми стажына вакытлыча эшкә яраксыз чорлар, ел саен алына торган төп һәм өстәмә түләүле яллар, шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча яллар, эшкә алганда үтә торган сынау вакыты керә.
Медицина эшчеләре махсус стажны эшләп бетергәч пенсиягә чыга ала. Алда әйтелгәнчә, ул авылда эшләүче табиблар өчен - 25 һәм шәһәрдә эшләүчеләр өчен 30 елны тәшкил итә. Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу махсус стажны эшләү һәм кичектерүне исәпкә алып билгеләнә.
Россия Хөкүмәте карары нигезендә, коронавирус инфекциясе белән авыручы һәм бу авыруга шиге булган пациентларга ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорлары махсус исәпләнә. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган бер эш көне ике көн булып саналачак.

Документлар сакланылган элемтә каналлары аша тапшырыла


Ирина Стрелкова сүзләренчә, закондагы бу үзгәреш кагылган кешеләргә «тиз арада беркая да барырга кирәкми». Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсендә эш бирүчеләр белән сакланылган элемтә каналлары аша электрон документлар әйләнеше җайга салынган. «Досрочникларга» үз вакытында пенсия билгеләү өчен дәүләт органында алар турында бөтен белешмәләр дә бар.
«Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе белгечләре эшчеләргә пенсиягә чыгарга бер ел кала иминиятләштерүчедән документлар сората. Алар документларны унификацияләнгән, квалификацияләнгән электрон имза куеп, сакланылган элемтә каналлары аша җибәрелә. Шуңа күрә булачак пенсионерларга документларның төп нөсхәләрен алып килү мәҗбүри түгел. Әлеге документлар нигезендә алдан эш алып барыла», — диде Ирина Стрелкова.
Пенсия фондының төбәк бүлекчәсе хезмәткәрләре архивка запрослар җибәрә, документаль тикшерүләр уздыра, индивидуаль белешмәләрнең дөреслеген тикшерә, документаль тикшерү актларыннан белешмәләр яза. Предприятие һәм оешмаларның кадрлар бүлеге белгечләре иртәрәк пенсиягә китүче хезмәткәрләрнең махсус стажын дәлилли торган документларны Пенсия фондына үз вакытында җибәрергә тиеш, диде Стрелкова.

 

Фото: Салават Камалетдинов, Михаил Захаров, Владимир Васильев, Егор Никитин, Солтан Исхаков, Александр Эшкинин


https://intertat.tatar/news/society/17-03-2021/ukytuchylar-m-tabiblar-pensiyag-irt-r-k-chyga-alachak-5812887

Комментарийлар